Азнакай районында авыл хуҗалыкларына рейд узды
Иртәнге сәгать биш тулыр-тулмастан ук "Халык контроле" әгъзалары утырган машина районыбыз авылларына юл тотты. Район башлыгының авыл хуҗалыгына күз-колак булуны нәкъ менә аларга тапшыруы тиктомалдан гына түгел. Миргасим Кәримов, Рудис Сәлахов, Илсияр Закиров, Ирек Әхмәтов - барсы да лаеклы ялга чыкканчы шушы тармакта хезмәт куйган, аны биш бармактай яхшы белгән,...
Иртәнге сәгать биш тулыр-тулмастан ук "Халык контроле" әгъзалары утырган машина районыбыз авылларына юл тотты. Район башлыгының авыл хуҗалыгына күз-колак булуны нәкъ менә аларга тапшыруы тиктомалдан гына түгел. Миргасим Кәримов, Рудис Сәлахов, Илсияр Закиров, Ирек Әхмәтов - барсы да лаеклы ялга чыкканчы шушы тармакта хезмәт куйган, аны биш бармактай яхшы белгән, районның легендар шәхесләре. Бу юлы алар Әсәй, Югары Стәрле, Сарлы, Бүләк, Урсай һәм Мөслим авылларында булып, хуҗалык эшләре белән таныштылар, җитешсезлекләрне дә бик тиз күреп алды тәҗрибәле өлкәннәр. "Халык контроле" әгъзасы, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримовтан бу рейдта ачыкланганнар хакында сораштык һәм ул безгә түбәндәгеләрне җиткерде:
-Тулаем алганда, районда быел терлек азыгы җиткелекле әзерләнде. Әмма кайбер хуҗалыкларда малларны ашату тиешенчә оештырылмаган. Әйтик, Әсәйдә бозаулар торагында чисталык, тәртип, алларында микро һәм макроэлементлар, азык җиткелекле торса да, ә менә сыерлар фермасында барсы да киресенчә: маллар пычракка баткан, ябыклар. Улаклар буп-буш. Билгеле инде, савым түбән булгач, хезмәт хакы да чамалы.
Югары Стәрледә дә кышка әзерлек начар түгел: 1 шартлы терлеккә 44әр центнер азык, җиткелекле фураж әзерләнгән. Шуңа да карамастан, иртәнге савымда улаклар шулай ук буш иде. Үрчем алуга игътибар юк. Урсай белән Мөслимдә дә сөт җитештерү һәм терлекләрдән үсеш алу мактанырлык түгел. Ә менә Сарлыда эшләр яхшы оештырылган. Торакларда чисталык, тәртип. Җитәкчеләрнең биредә еш булганлыгы әллә каян сизелеп тора. Терлекчеләр хезмәт хакыннан да канәгать.
Рейд нәтиҗәләре әлеге хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләре катнашындагы җыелышта анализланды, җитешсезлекләрне бетерү бурычы куелды.
Әңгәмәдәшебез мондый рейдларны киләчәктә дә дәвам итәчәкләрен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев