Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы тарихы турында ветераннар сөйли

Фәхразый Кәримов, район тарихында якты, тирән эз калдырган игенче, Социалистик Хезмәт Герое, 2 тапкыр Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, ВДНХның 2 көмеш, 3 бронза һәм башка бүләкләргә ия. - Районның бөтен тарихы минем күз алдымнан үтте дисәң дә була. Элекке белән хәзергене чагыштырсаң, җир белән күк арасы кебек. Балачактан...

Фәхразый Кәримов, район тарихында якты, тирән эз калдырган игенче, Социалистик Хезмәт Герое, 2 тапкыр Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, ВДНХның 2 көмеш, 3 бронза һәм башка бүләкләргә ия.

- Районның бөтен тарихы минем күз алдымнан үтте дисәң дә була. Элекке белән хәзергене чагыштырсаң, җир белән күк арасы кебек. Балачактан ук трактор-комбайнда эшли башладым. Сугыш чорлары иде ул. Бар булган әйбәтрәк техниканы яу кырына алып китеп бетерделәр. Әледән-әле ватылып торган иске техника белән интегүләребез искә төшеп, әле дә җанны телгәли. Әйе, сугыш, сугыштан соңгы торгызу елларында да көенечен дә, сөенечен дә барысын да халкым белән бергә үз җаным белән кичердем. 1948 елда МТСта укып чыгып, тулы куәтенә механизатор булып эшли башладым. Остазым Рәис абый Мөхитов мине техниканың бар серләренә дә өйрәтте.

Бар гомеремне икмәк үстерүгә багышлаган кеше буларак, мин хәзер дә өйдә тик кенә утыра алмыйм. Иртә белән кырларга чыгып китәм. Хәзерге заманча техника, механизаторлар, аларның эш шартларына исем акылым китеп карап торам да, шаклар катам, сокланып туя алмыйм. Кайсы гына техниканы алма, үзе уңайлы, чиста, ватылып интектерми. Комбайннарда кондиционеры, суыткычы, компьютерга кадәр бар бит. Механизаторлар үзләре дә институт бетереп килгән белгечләрдән ким түгел, барысын да белеп торалар. Бер ай, иң күбе ай ярым эчендә игенкәйләрне җыеп та алалар. Элеккеге елларда урак өчәр айга сузыла иде. Кайчагында кар яугач та көлтә бәйләп, эскерт өеп, ындыр табагына ташый идек. Аңа карап, артта бармадык. Азнакай элек-электән игенчелектә лаеклы урыннарны алып килде. Район җитәкчелегенә аерым рәхмәтлемен, әледән-әле басу-кырларга килеп, игенчеләрнең хәлләрен белеп, бүләкләр тапшырып китәләр. Шулкадәр хөрмәт, ихтирам булганда ничек сөенмисең инде. Алга таба да ил-көннәребез имин булып, иген кырларында ипекәйләребез мул уңыш бирсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы тарихы турында ветераннар сөйли