Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы һәм шәһәрендә 1 августка хезмәт базарындагы хәл торышы

2016 елның 1 августына мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны 269 кеше тәшкил итте. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив халык санының 0,85 процентын тәшкил итә "Кыскартылу"лар да бар Ел башыннан бүгенге көнгәчә Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгенә 52 предприятиедән 259 хезмәткәрнең эштән азат ителергә мөмкинлеге турында мәгълүмат керде. Фактта "кыскартылуга" эләккән 43...

2016 елның 1 августына мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны 269 кеше тәшкил итте. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив халык санының 0,85 процентын тәшкил итә

"Кыскартылу"лар да бар

Ел башыннан бүгенге көнгәчә Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгенә 52 предприятиедән 259 хезмәткәрнең эштән азат ителергә мөмкинлеге турында мәгълүмат керде. Фактта "кыскартылуга" эләккән 43 кеше мөрәҗәгать итте.

Шушы җиде ай эчендә эш эзләп һәм консультация өчен мәшгульлек үзәгенә барлыгы 3760 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның 2223е эш эзләүче буларак үзәктә учетка алынды.

Теләк кенә булсын, эш табыла!

Ел башыннан мәшгульлек үзәге аша 1810 кеше эшкә урнаштырылды. 287 азнакайлы җәмәгатьчелек эшләренә җибәрелде.

Һөнәр сайлауда ярдәм итәбез

Җәй - чыгарылыш укучыларының һөнәр сайлаган чоры. Аларга ярдәм итүне мәшгульлек үзәге төп бурычларның берсе итеп куя. Шушы дәвердә 1740 кеше, шул исәптән 1110 укучы профориентация хезмәте алды.

82 гражданга психологик юнәлештәге ярдәм күрсәтелде. 96 эшсез азнакайлыга хезмәт базарына социаль яраклашуда булыштык.

Вакансияләр - ярминкәдә

Ел башыннан 4 мәртәбә вакансияләр ярминкәсе үткәрелде. 2016 елның 1 августына мәшгульлек үзәгенә 376 вакансия барлыгы белдерелде.

Һәммәсе - кирәкле белгеч

Икътисадны хезмәт ресурслары белән тәэмин итү максатында Азнакай мәшгульлек үзәге тарафыннан эшсез кешеләрне төрле белгечлекләргә укыту, хезмәт базарында мохтаҗлык булган өстәмә һөнәрләр үзләштерү оештырыла. Бигрәк тә эшче һөнәрләр, өстәмә белгечлекләр алуга өстенлек бирелә. Азнакай районының хезмәт базарында аеруча ихтыяҗлык тудырган һөнәрләр үзләштерү өчен махсус курсларга 103 эшсез граждан җибәрелде. Эш бирүчеләр игълан иткән эш урыннары вакансияләренең күпчелеге төзелеш, сәламәтлек саклау, сәүдә, авыл хуҗалыгы һәм мәгариф өлкәләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы һәм шәһәрендә 1 августка хезмәт базарындагы хәл торышы