Кичә Азнакай-Митрәй юлында булган юл-транспорт һәлакәтендә 24 яшьлек азнакайлының гомере өзелде. Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, фаҗига көндезге сәгать 11 тулганда була. Шәһәрдән Митрәйгә таба хәрәкәт итүче «Шевроле Ланос» шоферы йөртүчесе, юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозып, югары тизлектә каршы полосага һәм "Лада" автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, алган тән җәрәхәтләреннән соңгы...
Кичә Азнакай-Митрәй юлында булган юл-транспорт һәлакәтендә 24 яшьлек азнакайлының гомере өзелде.
Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, фаҗига көндезге сәгать 11 тулганда була. Шәһәрдән Митрәйгә таба хәрәкәт итүче «Шевроле Ланос» шоферы йөртүчесе, юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозып, югары тизлектә каршы полосага һәм "Лада" автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, алган тән җәрәхәтләреннән соңгы машинаның 24 яшьлек шоферы һәлакәт урынында вафат була. "Лада Калина"да баручы ике пассажир һәм "Шевроле" йөртүчесе дәваханәгә озатыла.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев