Азнакай ашхәнәсе: кишер яфрагы белән помидор маринадлау
Бакчаларда кыяр-помидорларның өлгергән чагы. Сезгә җиңел әзерләнә торган һәм үзенчәлекле рецептлар тәкъдим итәбез. Кишер-кыяр-помидор салаты 1 кг кишерне иттарткыч аша чыгарып, 1 стакан көнбагыш маенда кыздырасың (кишер бераз кетердәп торса, тәмлерәк). Шуңа помидор һәм кыярны шакмаклап турап, түгәрәк борыч, дәфнә (лавр) яфрагы, тәменчә тоз, шикәр комы салып, 8-10 минут кайнатасың...
Бакчаларда кыяр-помидорларның өлгергән чагы. Сезгә җиңел әзерләнә торган һәм үзенчәлекле рецептлар тәкъдим итәбез.
Кишер-кыяр-помидор салаты
1 кг кишерне иттарткыч аша чыгарып, 1 стакан көнбагыш маенда кыздырасың (кишер бераз кетердәп торса, тәмлерәк). Шуңа помидор һәм кыярны шакмаклап турап, түгәрәк борыч, дәфнә (лавр) яфрагы, тәменчә тоз, шикәр комы салып, 8-10 минут кайнатасың һәм стерильләштерелгән банкаларга калай капкач белән ябып куясың.
Кишер яфрагы белән помидор маринадлау
Банка төбенә кишер яфрагы, аннан помидорлар саласың. Өстен тагын кишер яфрагы белән каплыйсың. Маринад: 1,5 л суга 8 стакан шикәр комы, 3 аш калагы тоз, 1 чәй калагы 70%лы серкә салып, кайнатып чыгарасың һәм банкага агызып, калай капкач белән ябасың. Банканың астын өскә әйләндереп суытасың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев