Азнакайның мәгълүмат чаралары коллективлары – көзге өмәдә
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның мәгълүмат чаралары коллективлары – көзге өмәдә

Елның алтын чоры булган көз үзенең гаҗәеп матурлыгы белән сөендерә дә, бермәл аны аяк астына чәчеп безгә эш-мәшәкатьләр дә өсти.

Бу вакытта, һәр елдагыча, безнең бер түбә астында яшәгән тату һәм бердәм журналистлар командасы – «Маяк» һәм Азнакай радио-телевидиение коллективлары җыелып ишегалдын һәм урам ягын җыештырырга чыгабыз. Менә бүген дә безнең кулларда тырма-себеркеләр. Ә көне нинди, көне! Үзе бераз салкынча, үзе саран гына кояшлы да, каен-карагайлардан соңгы сары яфраклар төшкәли. Кушылыгыз безгә, җәмәгать, яшәгән һәм эшләгән җирләребезне матур, чиста итик! Күз явын алып, балкып торсын!


Нет комментариев