Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның гүзәл затлары – төбәк туры җиңүчеләре

Республикабызда ел саен үткәрелә торган “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашыннан” бәйгесендә азнакайлылар быел да актив катнашты.

Республикабызда ел саен үткәрелә торган “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашыннан” бәйгесендә азнакайлылар быел да актив катнашты.

Бәйгенең муниципаль этабында җиңү яулаган конкурсантлар үзләрен Лениногорск шәһәрендә узган зона турында сынадылар. 

Быел республика бәйгесендә Азнакай данын “Минем һөнәрем – минем язмышымда” “Азнакайнефть” идарәсеннннең әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге әйдәр белгече Лилия Гыйльманова, “Хатын-кыз – лидер” номинациясендә район-шәһәр Мәдәният йорты директоры Гүзәл Николаева, “Өченче буын герое”нда ветеран укытучы Татьяна Галактионова, “Хатын-кыз – ана” номинациясендә Актүбә бистәсеннән Алина Гатина, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият”тә якташыбыз, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе “Татарлар” программасы баш мөхәррире, “Халкым минем...” программасы авторы һәм алып баручысы Ләйсәнә Садретдинова, “Хатын-кыз - бизнес-леди”да эшмәкәр Энҗе Габдрахманова, “Ир-егет – лидер”да “Форпост” җитәкчесе Айрат Батыров, “Ир-егет – мәрхәмәтле йөрәк” номинациясендә шәхси эшмәкәр Рафаэль Габделхаков, “Хатын-кыз – ел үрнәге”ндә балалар поликлиникасы өлкән шәфкать туташы Гөлсия Талипова якладылар.

Гүзәл затларыбыз да, ир-егетләребез дә һәрберсе үз номинацияләрендә җиңү яулап, финалга чыктылар.

– Бәйгедә Азнакай данын яклаучыларның һәрберсе райондашларга үзләрен бала тәрбияләп үстерүдә, хезмәттә, иҗтимагый эшчәнлектә, хәйриячелектә таныткан лаеклы затлар.

Зона этабында мин халкыбызның никадәр талантлы булуына, фидакарьлегенә, милли асылына омтылуына сокланып, рухи яктан бай, моңлы да, батыр да булуына сөенеп, горурланып утырдым. Барлык катнашучыларга, аларны бәйгегә әзерләүдә үз көчләрен керткән һәркемгә зур рәхмәт! – ди район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Галиева.

Официальный сайт Лениногорска

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев