Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның эшмәкәрләр берлеге – республикада иң яхшылар сафында

“Иң яхшы эшмәкәрләр советы” республика конкурсында Азнакай районы эшмәкәрләр берлеге “Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан инновацион продукция һәм хезмәтләрне камилләштерү һәм файдаланудагы хезмәтләр өчен” номинациясендә җиңеп чыкты.

Әлеге бәйге Татарстан Иҗтимагый палатасы ярдәмендә кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе тарафыннан дүртенче елын үткәрелә. Әлеге бәйгедә республиканың 25 районы катнашкан.

“Азнакай районында 10100 шәхси эшмәкәр, 100 дән артык фермер һәм 3600 дән артык үзмәшгуль эшчәнлек алып бара, 6 сәнәгать мәйданчыгы эшли. Район үсешендә кече һәм урта бизнесның да өлеше елдан-ел арта. Былтыр гамәлдәге программалар буенча бизнеска 183 млн сум җәлеп ителгән. Бүген үз эшен ачарга теләүчеләргә җирлегебездә мөмкинлекләр зур, хөкүмәт, хакимият тарафыннан  ярдәм күрсәтелә. Эш ачучыларга сәнәгать мәйданчыклары иң отышлысы. Без җитештерү белән шөгыльләнүчеләрне көтәбез. Үз туган җиребездә яшәргә һәм эшләргә кирәк. Барлык эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, сәламәтлек, уңышлар телим, алга таба да матур җиңүләр яуларга язсын”, – ди район эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Әнвәр Җиһангиров.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, Азнакай эшмәкәрләр берлеге 2019, 2021 елларда да  башка номинацияләр буенча җиңү яулаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев