Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Хәйретдинов Мансур Камәртдин улы белән хушлаша

2024 елның 8 сентябрендә хезмәт юлы районыбыз тарихы белән тыгыз бәйләнгән Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре Хәйретдинов Мансур Камәртдин улы вафат булды.

1958 елның 2 февралендә Татарстан Республикасының Тәтеш районы Алабердино авылында дөньяга килә. 1975 елда Олы Әтрәч урта мәктәбен тәмамлый, 1976-1978 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1981 елда – Казан кооператив техникумын, 1986 елда Мәскәү кооператив институтын тәмамлый. Хезмәт юлын ул 1978 елда Тәтеш районы кулланучылар җәмгыятендә башлый. 1981 елда Тәтеш районы райпосының Чинчурино РТП директоры итеп билгеләнә. 1983-1986 елларда Тәтеш районы кулланучылар җәмгыятенең хәзерләүләр конторасы директоры була. 1986 елның декабреннән Мансур Хәйретдинов Азнакай районы кулланучылар җәмгыяте рәисе итеп билгеләнә. Күп тапкырлар халык депутатларының берләшкән Советына депутат итеп сайлана, даими комиссия рәисе була. 2005 елның июненнән ТР Президенты Указы белән Азнакай районы һәм шәһәре администрациясе башлыгы итеп билгеләнә. 2006 елның гыйнварыннан 2008 елның октябренә кадәр Азнакай муниципаль районы башлыгы булып эшли. Бүгенге көнгә кадәр Азнакай районы кулланучылар җәмгыяте советы рәисе булды. Ул оештыру сәләтенә ия, кешеләрне үз артыннан алып бара белә иде.

Мансур Камәртдин улы авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә эшләде, Азнакай муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертте, проблемаларны аңлап, аларны район халкы өчен файдалы итеп хәл итү теләге белән янды, халыкның тормышын яхшырту өчен хәлиткеч чаралар күрә белде. Вакыт белән исәпләшми эшләде, хезмәттәшләреннән дә шуны ук таләп итте, төгәл эш һәм каты дисциплина тарафдары иде, шул ук вакытта шәһәр һәм район халкының үтенечләренә игътибарлы һәм сизгер булды.

Мансур Камәртдин улы районның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләрен профессиональ рәвештә аңлаучы киңкырлы җитәкче булды.

Хәйретдинов Мансур Камәртдин улының якты истәлеге йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

М.З.Шәйдуллин, Р.А.Галиева, А.Х.Шәмсетдинов, А.Ф.Хәлиуллин, Э.Ә.Габдрахманов, Д.Р.Гыйләҗев, О.Н.Газизова, Р.Р.Ханнанов, Р.Г.Әхмәтов, Т.Ә.Кәримова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев