Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар районның иң матур туристик урынын сайладылар

14-20 апрельдә Азнакайда иң шәп туристик урынны билгеләү буенча бәйге барды.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча төбәкне өйрәнү музее иң матур һәм истәлекле ял урыны булып танылды.

Алга таба ул республика бәйгесендә катнашачак.

Азнакай төбәкне өйрәнү музее – шәһәрнең визит карточкаларының берсе. 2016 елда ачылган әлеге бинада биш экспозиция   залы эшли.

Аларда төбәк тарихы, Бөек Ватан сугышы еллары, танылган якташларыбыз, нефть чыгару һәм авыл хуҗалыгы тарихы турында материаллар тупланган. Шунда ук районның истәлекле урыны Чатыр тау белән танышырга мөмкин, археологик табылдыклар тәкъдим ителә, заллар район халкы, беренче килеп урнашучыларның ничек яшәве, нинди кәсепләр белән шөгыльләнүләре турында сөйли. Биредә ата-бабаларның йортларын, мәктәп-мәдрәсәләрне дә ачык күрергә мөмкин.

Музейда шулай ук районның Советлар Союзы Геройлары, фронтовиклар, тыл геройлары һәм хезмәтчәннәре;  сугыштан соңгы елларда район тормышы һәм азнакайлыларның хезмәт, иҗади эшчәнлеге, медицина, мәгариф, мәдәният, спорт кебек тармакларның үсеше белән танышырга була.

Бүгенге көндә музей фондында 8500 дән артык экспонат саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев