Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Владимир Кротов истәлегенә мемориаль такта ачылды

Владимир Алексеевич – районда киң билгеле шәхесләрнең берсе.

Бүген Азнакай шәһәрендә тормыш һәм хезмәт юлы район тарихы белән тыгыз бәйләнгән легендар шәхес, Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре, Азнакай районының Мактаулы гражданины Кротов Владимир Алексеевич истәлегенә Нефтьчеләр урамында үзе озак еллар яшәгән йорт диварына мемориаль такта куелды.

Хәтер чарасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Владимир Кротовның якыннары, хезмәттәшләре, дуслары да катнашты.

Владимир Кротов 1947 елның 29 октябрендә Апас районы Берлибаш авылында дөньяга килә. Уфа нефть институтын тәмамлап, инженер механик белгечлеген ала.  Хезмәт юлын 1963 елда Азнакайда башлый пассажир автотранспорт предприятиесендә эшли, башта шофер, аннары колонна начальнигы, эксплуатация бүлеге начальнигы булып эшли. 1987 елдан 2010 елга кадәр Кротов Владимир Алексеевич Азнакай пассажир автотранспорт предприятиесе җитәкчесе булып тора. Аның җитәкчелегендә «Азнакай ПАТП» ААҖ Россиянең иң яхшы предприятиеләре рәтенә керә. Автохуҗалык делегациясе 2000 елда Ницца шәһәренә Алтын бөркет ордены һәм номерлы сертификат белән бүләкләү өчен чакырыла.

Халык, район һәм шәһәр җитәкчеләре һәм депутатлары инициативасы белән Владимир Кротовка «Азнакай муниципаль районының Мактаулы гражданины»дигән мактаулы исем бирелде.

Лаеклы ялда да тынгысыз якташыбыз бер минут та тик тормады: район һәм шәһәр күләмендә үткәрелә торган чараларда актив катнашты, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга хәйрия ярдәме күрсәтү акцияләрендә катнашты, озак еллар 11 нче территориаль иҗтмагый үзидарәсен җитәкләде. Каты авыру белән көрәшкәндә дә игелекле эшләрдән читтә калмады, һәркемгә ярдәмгә ашыкты.

Аның әлеге сыйфатларын Марсель Шәйдуллин да билгеләп үтте.

«Үзенең тумыштан килгән бурыч хисе, намуслылыгы һәм хезмәт сөючәнлеге аркасында ул җитәкчеләр, хезмәттәшләре, кул астындагылар, барлык азнакайлылар арасында зур абруй казанган шәхес иде. Аны бүген дә район халкы бары тик яхшы яктан гына искә ала», – диде район башлыгы.

Лидия Петровна 50 елдан артык бергә гомер иткән тормыш иптәше  Владимир Алексеевичка, гаиләләренә күрсәтелгән игътибар һәм ихтирам өчен барлык азнакайлыларга рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев