Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда «Юнармия» яшүсмерләр иҗтимагый хәрәкәтенә йөрүче балалар катнашында Фестиваль узды

Шәһәрнең балалар иҗаты үзәгендә узган чарада район мәктәпләреннән барысы 140 укучы катнашты.

Балаларны котларга районның «Юнармия» штабы начальнигы Ринат Җиһаншин,  хәрби комиссариат вәкиле Рәзил Бәдретдинов, мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Зөлфия Зарипова да килгән иде.

«Юнармия» хәрәкәте районда инде 2016 нчы елдан эшли. Аның максаты – укучыларда туган илгә мәхәббәт, патриотик рух тәрбияләү. Штаб начальнигы Ринат Җиһаншин белдергәнчә, бүген анда 515  бала исәпләнә.

«Аларның һәммәсенең үз штаблары, үз уставлары бар. Укучылар Җиңү парадларында, Хәтер көнендә, хәрби патриотик үткән чараларда катнаша. Һәлак булучы Геройлар хөрмәтенә веноклар кую, һәйкәлләр ачу алар катнашында уза, волонтерлык эшләрендә дә үз өлешләрен кертәләр. Хәрби уеннарның, конкурс-бәйгеләрнең үзәгендә алар». – дип уртаклашты Ринат Җиһаншин. Җитәкчеләр белдергәнчә, “Юнармия” хәрәкәте сафы ел саен тулылана бара, укучылар хәрәкәт эшчәнлегенә бик теләп кушылалар.

Илебез күләмендә билгеләп үтелүче Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында үткәрелә торган чара барышында төрле дәрәҗәдә үткән бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып, җиңү яулаган укучыларга сәхнә түреннән диплом һәм бүләкләр тапшырылды, актив һәм лаеклы дип саналган 20 кыз һәм егет тантаналы шартларда «Юнармия» сафларына кабул ителде. Очрашу күңелле чыгышлар, уеннар белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев