Азнакайда ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә
Бу юлысы ул Алиш, Нефтьчеләр урамы, 10; Ленин урамы 26, 28 йортларда яшәүчеләр ишегалдында узды.
Оештыручылар: “Безнең йорт – Восход” идарәчел компания, 2 нче ТОС, мәдәни үзәк һәм башкалар яшәүчеләрнең ялын күңелле уздыру өчен бик тырышканнар. Шәһәр урамнарына күңелле музыка авазы таралды, үзебезнең район артистлары җырлар башкарды, гармуннарда уйнады, зуууур казанда пылау пеште, чәй кайнады, балалар төрле уеннарда мәш килде.
Бәйрәмгә җитәкчеләребез: район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов, “Безнең йорт – Восход” идарәче компаниясе җитәкчесе Сәгыйрь Гомәров һәм башкалар катнаштылар. Җитәкчеләр район һәм республика тормышы, уңышларыбыз белән таныштырып, аларда безнең районыбыз фидакарьләренең дә өлеше барын ассызыкладылар, олы рәхмәтләрен белдерделәр. Яшәүчеләрне хөрмәтләү – бәйрәмнең күңелле мизгелләре булды. Яңа туган бәбидән башлап, унынчы дистәсен ваклап килүче әби дә… берсе дә игътибарсыз калмады ул көнне.
Соңыннан бәйрәмгә килүчеләр зур казанда пешкән пылау белән сыйландылар. Саф һавада учакта пешкәне гел дә икенче шул инде…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев