Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда яшь әниләр шөгыль тапкан

Шәһәрнең «Тау« Яшьләр үзәге һәр көн шаулап-гөрләп тора

Әнә, бүлмәләрнең берсендә үсмерләр кул эшләре белән мәш килә, икенчесендә компьютер уеннары белән мавыкканнар, өченчесендә өлкәннәр очрашуга җыелган... Ә менә берсендә көмәнле һәм бәбиле яшь әниләрне күрсәгез, болар нишләп йөри, дип аптырамагыз, алар рухи халәт һәм тән сихәтлеген ныгытырга килгән. Тәҗрибәле тренер гүзәл затларга бәби табарга җыенганда, әни булгач та матурлыкларын, гәүдә сылулыгын саклап калуда ярдәм итә. Гаиләдә гармония тудыру, күңел дәртен үстерүдә этәргеч бирүче дә ул.

–Без бу түгәрәкне ачып, яшь әниләрнең тормышына яңа сулыш, ямь өстәүне максат иттек, – ди районның хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Галиева. –Хуҗабикә ирен яхшы кәефтә каршы алса, булачак сабыена яисә яшь бәбиенә күңел җылысын бирсә, бер үк вакытта үзенең актив тормышта яшәвен тойса, әлбәттә, гаиләдә дә иминлек, бәхет булачак.  Яшьләр үзәге коллективы белән берлектә оештырылган «Әниләр мөхите»ндә шулай ук төрле мастер-класслар, кызыклы кешеләр белән очрашулар да көтелә.

 Түгәрәкнең тәүге очрашуына килгән барысы да район башлыгы бүләгенә ия булды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев