Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Бөтендөнья норматив булмаган лексикага каршы көрәш көнен билгеләп үттеләр

Ел саен 3 февраль Россиядә һәм башка илләрдә Бөтендөнья норматив булмаган лексика белән көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Аның максаты — сөйләмдә сөземтәле әйтүләрне куллану проблемасына игътибарны җәлеп итү, кешеләр арасында хөрмәтле һәм мәдәни аралашуның әһәмиятен истә калдыру. Шәһәребезнең төбәкне өйрәнү музеенда узган чара нәкъ шул принципларга нигезләнгән иде.

Әлеге очрашуда шәһәрнең 5 һәм 7 урта гомуми белем бирү мәктәпләренең югары сыйныф укучылары катнашты. Алар алдында балалар һәм үсмерләр сәламәтлегенә гомерен багышлаган, зур хезмәт тәҗрибәсе булган табиб-педиатр Лилия Булатова чыгыш ясады. Ул укучыларга нормага кермәгән лексиканы гаиләдә куллануның сәламәтлеккә тискәре йогынтысы турында сөйләде. Алга таба сүз тәҗрибәле рус теле һәм әдәбияты укытучысы, берничә буын укучыларны укытып һәм тәрбияләп чыгарган педагог Валентина Петряновага бирелде.

Шунысы мәгълүм: рус теле каты сүзләр һәм гыйбарәләр саны буенча инглиз һәм нидерланд теленнән кала өченче урында икән. Катнашучылар гыйбадәтсез сүзләрнең интернет сайтларында, газета-журналларда очравын, телевизор экраннарыннан ишетелеп торуын да билгеләп уздылар.

Әйе, сүз-ул безгә аралашу өчен бирелгән куәтле корал. Сүз кешене бәхетле итә һәм савыктыра ала, әмма сүз яралый һәм кимсетә дә ала. Шуңа күрә сүзне уйлап әйтергә кирәк, дип сөйләп узды Азнакай шәһәре 7 урта гомуми белем бирү мәктәбенең педагог-психологы Гөлнара Шәйхелисламова.

«Хәзер яшьләр дә, ата-аналар да төрле сүзләр куллана сөйләм телендә. Искә төшереп үтегез әле: әгәр дә сезгә «Матурым» дип эндәшсәләр, кәефегез ничек булыр; һәм ямьсез сүз белән эндәшсәләр, эчке тойгы ничек үзгәрер. Шушы алымнарны кулланып, без балалар белән төрле тренинглар үткәрәбез», - дип уртаклашты психолог.

Соңгы вакытта урамнарда, мәктәпләрдә, хәтта балалар мәйданчыкларында да нормадан тыш сүзләр күбрәк ишетелә башлады. Бу бик җитди мәсьәлә, дип ассызыклый белгечләр.

Алар фикеренчә, бу теманы зур күләмдә күтәреп чыгарга, мәктәпләрдә балаларга, ата- аналарга шуны җиткерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев