Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай волонтерлары картлар йортында Ураза гаетен үткәрде

Хәйриячелек – безнең тормышыбызның аерылгысыз өлеше.

Моның шулай булуын мин инде күптән беләм, чөнки мине балачактан ук түләүсез яхшылык яки ярдәмне күздә тоткан гамәлләргә өйрәттеләр: гаиләдә, балалар бакчасында, аннан мәктәптә... Кечкенәдән күңелемдә мохтаҗларга ярдәм итү теләге яшәде. Монда әниемнең башкаларга булган җылы мөнәсәбәте, кешелеклелеге һәм мәрхәмәтлелеге дә зур роль уйнагандыр. Аның белән балалар йортларына киемнәр, уенчыклар алып бара идек. Мин аның бервакыт әйткән сүзләрен яхшы хәтерлим: “Кеше нинди мохиттә, нинди шартларда туасын сайлый алмый, әмма син аңа ярдәм итәргә хокуклы".

Волонтер булу – кемгә дә булса ярдәм кулы сузу, яхшылык эшләү дигән сүз. Шәһәребездә шундый игелекле, эчкерсез кешеләр бик күп. “Кеше” инициатив төркеме – моның ачык мисалы. Без шундый ук гади кешеләр, һәрберебезнең төп эш урыны, гаиләсе бар. Әмма шуңа да карамастан, без чит кешеләргә ярдәм итәргә атлыгып торабыз. Алтынчы ел инде без авыр тормыш хәлендә калган һәркемгә күңел җылыбызны бирәбез.

23 апрельдә чираттагы тапкыр картлар һәм инвалидлар йортына барып кайттык. Анда мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе – Ураза гаете билгеләп үтелде. Рамазан ае мөселманнар өчен ураза тоту ае гына түгел. Беренче чиратта, бу – игелекле гамәлләр ае.

Әсәй авылы имам-хатыйбы Рәфис хәзрәт картлар йортында яшәүчеләр өчен бәйрәм намазы укыды. Бәйрәм күңелле җырлар, үзара җылы аралашу белән дәвам итте. Соңыннан әби-бабайлар чәй табыны артына җыелды. Бабайлар һәм әбиләр безне шатлык һәм бәхет белән тулы күзләр белән озаттылар. Аларның кечкенә генә әйберләргә дә сөенүен күрсәгез! Аларга карап, без дә шатлык хисләре кичердек.

Аларга бу бәхетле мизгелләрне районыбызның битараф булмаган, изге күңелле халкы ярдәмендә бүләк итә алдык. Хәйрия чараларында катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Әгәр дә без барыбыз да бер-беребезне яратсак һәм хөрмәт итсәк, уртак тырышлык белән дөньяны яхшырак һәм игелеклерәк итәчәкбез, ә бу бит җирдә яшәүче һәр кешенең миссиясе. Мин бер-беребезгә риясыз ярдәм итүнең зур үзгәрешләргә китерүенә ышанам. Үземдә инде мин бу үзгәрешләрне күптән сизәм һәм үземдә булган игелекне башкаларга да “йоктыру”, тирә-юньдәгеләрне изге эшләргә тарту аеруча рәхәт.

Рина Насыйрова, волонтер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев