Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай волонтерлары картлар йортында тәрбияләнүчеләргә бәйрәм оештырды

Халкыбызда изгелек ит тә – суга сал, балык белмәсә халык белер, дигән әйтем бар.

Районыбыз волонтерлары башкарган изге эшләрне санап та бетермәле түгел: солдатларга, авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итү, картлар һәм инвалидлар, балалар йортларында яшәүчеләрне сөендерү, хәйрия ярминкәләре уздыру...

Ураза гаете көннәрендә волонтерларыбыз Актүбә бистәсе картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен зур бәйрәм оештырды.

– Волонтер егет-кызлар белән картлар йортында да, балалар йортында да бик еш булабыз. Аларны сөендерүдән, алар белән аралашудан көч һәм энергия алып кайтабыз. Картлар йортына Пасха бәйрәменә дә барып, зур бәйрәм оештырган идек. Билгеле, мондый эшне үзең генә башкарып чыгам димә, изге эшкә бердәм кушылган, акчалата, әйберләтә ярдәм иткән һәр азнакайлыга рәхмәтлебез. Үз изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын, – ди волонтер Лилия Басырова.  

Ураза гаетенә зур казанда пылау пешергәннәр иде, волонтер кызлар тәмле коймаклар әзерләгәннәр, 7 нче мәктәпнең 6 А сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Зөлфия Минтаһир кызы белән берлектә биредә тәрбияләнүчеләр өчен кулдан открыткалар ясаганнар.

Саф һавада тәм-томнар белән сыйланып, җылы аралашып көннең үткәне дә сизелмәде.

– Бездән волонтерларның өзелгәне юк. Биредә яшәүчеләр дә аларны һәрчак сагынып көтеп ала. Бәйрәмнәрне, туган көннәрне шулай зурлап үткәрәбез. Олы кеше өчен аралашудан да зур сөенеч юк, егет-кызларга зур рәхмәтлебез, – дип, интернат-йорт директоры Чулпан Баландина барысына да рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев