Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай үзенең легендар шәхесе белән хушлашты

2024 елның 27 февралендә 79 нчы яшендә Татарстан Республикасының атказанган врачы, Азнакай районының Мактаулы гражданины, югары квалификация категорияле табиб травматолог Никоноров Олег Дмитриевич безнең арабыздан мәңгелеккә китеп барды

Бүген, 29 февральдә Азнакай халкы доктор-легенда, районыбызның танылган, күренекле шәхесе, гомеренең соңгы минутларына кадәр үз постында: халык сәләмәтлеге сагында торган Никоноров Олег Дмитриевич белән хушлашты. Хушлашу мәрәсиме Азнакай район - шәһәр Мәдәният сараенда узды. Мәдәният йортының алма төшәрлек тә урын калмыйча, шыгрым тулы булуы халыкның Олег Дмитриевичны ничек хөрмәт итүе, яратуы хакында сөйли иде.

Азнакай район һәм шәһәр җитәкчелеге, район сырхауханә җитәкчелеге, мәрхүмнең хезмәттәшләре, якыннары, дуслары районыбызның данлыклы табибы, аның үрнәк тормыш юлы хакында якты истәлекләрен уртаклаштылар, аның шифалы куллары, тирән белеме, тәҗрибәсе, олы, ярдәмчел йөрәге турында сөйләделәр, якыннары, тормыш иптәше Валентина Васильевнаның, кызларының, оныкларының, туганнарының һәм башка якыннарының авыр югалту кайгысын уртаклаштылар.

Олег Дмитриевич 1946 елның 19 февралендә Куйбышев өлкәсе Кинель районы СХИ бистәсендә хәрби хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә.1964 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Д. И. Ульянов
исемендәге Куйбышев Дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. 1970 елда институтны тәмамлаганнан соң, Куйбышев өлкәсе Келәүле районы Камышлы район сырхауханәсенә эшкә билгеләнә һәм ул анда 1974 нче елга кадәр эшли. 1974 елдан Азнакай үзәк район сырхауханәсендә табиб хирург булып хезмәт юлын дәвам итә. 1975 елдан — хирургия бүлеге мөдире. 1977 елда Минск шәһәрендә Белоруссия табиблар белемен камилләштерү институтында (ГИДУВ) травматология һәм ортопедия белгечлеге ала һәм поликлиникада табиб травматолог булып эшли башлый. 1978 елда Азнакай үзәк сырхауханәсендә травматология бүлеге ачылганнан соң, бүлек җитәкчесе була. Бүлек мөдире булып эшләү дәверендә ул үзен травматологиядә тирән белемле, тәҗрибәле, оста белгеч итеп күрсәтә. Ул эшләгән чорда травматология бүлегендә ел саен 250дән алып, 280 гә кадәр авыру ашыгыч һәм планлы медицина ярдәме алды.

Олег Дмитриевич Никоноров халык арасында да, районның сәламәтлек саклау хезмәткәрләре арасында да зур ихтирам казанды, хөрмәтле һәм абруйлы табиб булды. О. Д. Никоноров үзенең төп хезмәтеннән тыш Азнакай шәһәрендә җәмәгатьчелек эшләрендә дә актив катнаша, берничә тапкыр шәһәр Советы депутаты булып сайланды. Әйе, районыбызда Алла тарафыннан бирелгән бу табибны белмәгән, авыр хәлләрдә ярдәм сорап аңа мөрәҗәгать итмәгән кеше юктыр. Олег Дмитриевичның ясаган операцияләрен санап та бетерерлек түгел, күпме авырулар аякка басты. Әле үзе авыр хәлдә чагында да авыруларга төгәл диагнозлары, акыллы киңәшләре белән ярдәм итте. Олег Дмитриевичны хезмәттәшләре дә, райондашларыбыз да бик озак юксынырлар әле. Аның якты истәлеге халык күңелендә мәңге сакланыр, халкыбыз үзенең Доктор — легендасын, Айболитын беркайчан да онытмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев