Азнакай студентлары Росгвардия белән танышты
Азнакай политехника техникумының актлар залында киләчәкне төзүчеләр белән аны саклаучылар арасында мөһим очрашу узды.
Азнакай политехника техникумында Росгвардия хезмәткәрләре студент егетләр өчен аңлату-таныштыру дәресе үткәрде. Аның максаты: яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисен һәм Ватанны саклау теләген тәрбияләү. Район хакимияте ярдәме белән оештырылган чарада башкарма комитетның эшләр идарәчесе Руслан Дәүләтшин да катнашты. Ул егетләр алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, әлеге очрашуның әһәмиятен ассызыклады.
Азнакай районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы, полиция капитаны Рөстәм Вәлиев студентларга Росгвардиядә хезмәтнең барлык якларын ачып бирде. Хезмәт хакыннан алып, социаль яклау хокукына кадәр – бүгенге көндә яшьләр өчен әһәмиятле булган һәр нәрсә турында сөйләп үтте.
Лекциядән соң егетләр иң кызыклы өлеш – шәхси бронялану чараларын киеп карау мөмкинлегенә ия булдылар.
Мондый очрашулар яшьләрнең профессиональ билгеләнүендә зур роль уйный. Бәлки, бүгенге көндә үз киләчәген Росгвардия белән бәйләргә карар кылган студентлар да бардыр. Алар замандашларының тынычлыгын саклар өчен, илнең көчле структураларына керәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев