Азнакай районы Тымытык авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышы узды
Азнакай районы авылларында актив рәвештә халык җыеннары үткәрелеп килә. Шуның чираттагысы Тымытык авылы җирлегенда узды.
Әлеге чарада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район һәм шәһәр прокуроры Рим Сөнгатуллин, район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, район советы депутаты, Роберт Галиев, авыл халкы, ветераннар катнашты.
Җыелыш башланыр алдыннан, районның халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре тарафыннан гражданнарны кабул итү оештырылды. торак-коммуналь хезмәтләр, социаль фонд бүлеге, прокуратура, “Азнакай” агрофирмасы җитәкчеләре, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, мәдәният, социаль яклау, сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләре халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Тымытык авыл җирлегенә 3 авыл керә: Әгер, Күктәкә, Тымытык авыллары. Бүген җирлектә барысы 2 меңгә якын кеше яши, шуларның 482се ветераннар. Алар белән 2013нче елдан башлап, Радик Солтанов рәислек итә.
“Эшне нәтиҗәсе булсын дип, алып барабыз. Өлкән буын өчен төрле чаралар, культпоходлар оештырабыз. Төрле шәһәрләргә алып барабыз язын да, кышын да чаралар үткәрелә” – дип сөйли ветераннар советы җитәкчесе.
Җыелышта катнашучылар алдында еллык эшчәнлек нәтиҗәләре белән авыл җирлеге башлыгы Эльвира Гыйләҗева хисап тотты. Аның сүзләренчә, җирлектә халыкка хезмәт күрсәтү өчен 1 амбулатория, 2 фельдшер-акушерлык пункты, ветеринария бүлеге, 8 кибет, почта бүлеге, сбербанк бүлекчәсе, 3 мәчет, мәктәп, балалар бакчасы, 2 китапханә, 3 мәдәният йорты эшли. Атна саен чәршәмбе көнне авыл советы бинасында күп функцияле үзәк тарафыннан күчмә кабул итү үткәрелә.
Авыл җирлеге башлыгы үз чыгышында билгеләп үткәнчә, халыкның төп шөгыльләнү тармагы – игенчелек һәм терлекчелек.
“Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны 644 баш. Шуның 303е савым сыеры. Ветеринар участок крестьян-фермер хуҗалыкларында 600 баш эре мөгезле терлек, 168 баш атка хезмәт күрсәтә. Шәхси секторда гомуми: 2120 башка, шулардан: 850 сыер, 1247 вак мөгезле терлек, 44 ат”, – дип сөйли Эльвира Гыйләҗева.
Алга таба, көн тәртибе буенча, полиция хезмәте вәкилләре чыгышы тыңланды. Авыл халкын борчыган мәсьәләләр буенча җаңлы сөйләшү узды.
Үз чыгышында район башлыгы Марсель Шәйдуллин җирлектә алып барылган эшкә уңай бәя бирде:
“Халык берләшеп эшли. Волонтерларга рәхмәт. Үз теләгегез белән килеп, ярдәм итәсез. Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар,” – дип теләде район җитәкчесе.
Очрашу ахырында ветераннарга, фидакарь хезмәт ияләренә медаль һәм бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев