Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Азнакай киемнәре” коллективы һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

“Азнакай киемнәре” җәмгыяте – район икътисадының нигезен тәшкил итүче эре предприятиеләрнең берсе. Биредә бүген 200 дән артык кеше хезмәт куя

9 июнь көнне  “Азнакай киемнәре” җәмгыяте коллективы үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан коллектив белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин да очрашты, үзара аралашу барышында ул нефтьчеләр һәм башка тармак эшчеләре өчен махсус киемнәр тегүчеләрне бәйрәм белән котлап, тынгысыз хезмәтләре өчен барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Сез районыбызның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертәсез.

Эшегез җиңелләрдән түгел, әмма сез замана таләпләреннән калышмаска тырышасыз. Куйган хезмәтегезнең авырлыгын беләбез. Сез – безнең Азнакай брендын тудыручылар. Эшегездә – уңышлар, гаиләләрегездә иминлек булсын, – диде район башлыгы.

Тәбрикләүләргә фабриканың генераль директоры Рөстәм Бәзгытдинов та кушылып, һәрчак яңа идеяләр белән янган хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде.

– Иртән эшкә барасы, кичтән өйгә кайтасы килеп торсын, якыннарыгыз һәрчак сөендерсен, – диде ул.

Нигездә  нәфис затлардан гына торган “Азнакай киемнәре” электән үзенең алдынгы хезмәткәрләре белән дан тоткан, бүген дә биредә чын мәгънәсендә кул осталары тупланган.

Производство алдынгыларына Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев