Районда чакыру комиссиясе үз эшен башлап җибәрде.
Россия Федерациясе Президенты фәрманы нигезендә 1 октябрьдән егетләрне Кораллы көчләр сафларына алу буенча көзге чакырылыш кампаниясе старт алды.
Бүген район хәрби комиссариатында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов рәислегендә чакыру комиссиясе үз эшен башлап җибәрде.
Чакыру комиссиясе әгъәалары булачак солдатлар белән аралаштылар, аларны кызыксындырган, борчыган сорауларга җавап бирделәр.
Көзге чакырылышта 60 ка яны азнакайлы биленә солдат каешы буачак. Аларның беренчеләре инде киләсе атнада юлга кузгалачак.
Нет комментариев