Ковидка каршы көрәш чараларын бозган физик затларга штраф күләме – 30 мең сум, вазифаи затларга – 50 мең сумга кадәр җитәчәк.
Мондый кагыйдәләр метрода йөрүчеләргә дә кагыла.
ТР Транспорт министры урынбасары Андрей Егоров Ковид чикләүләренең 22 ноябрьдән гамәлгә кертелүе турында белдерде.
– Чикләүлә җәмәгать транспортына, муниципал һәм муниципальара маршрутлар буенча хәрәкәт иткән автобусларга кагыла. 18 яшьтән өлкәнрәкләр, QR-коды булмаса, автобуста йөри алмый, –диде министр урынбасары.
QR-кодларны билет саткан вакытт кондуктор тикшерәчәк. Сертификаты булмаган пассажирларны автобустан төшерәчәкләр.
QR-кодлары булмаган 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең транспорт карталары 22 ноябрьдән гамәлдә булмаячак.
Нет комментариев