Узган ял көннәрендә Азнакай шәһәре чаңгы базасында Бөтенроссия «Россия чаңгы юлы - 2012» ярышлары узды. Анда 20 предприятие һәм учреждениеләре, 23 гомумбелем мәктәпләре командалары катнашты. Киеренке бәйгедә «Азнакайнефть» идарәсе командасы - беренче, мәгариф идарәсе командасы - икенче, ә «Водоканалсервис» филиалы Азнакай ПТС командасы өченче урынга чыкты. Бу көнне оешма-предприятиеләр җитәкчеләре...

Узган ял көннәрендә Азнакай шәһәре чаңгы базасында Бөтенроссия «Россия чаңгы юлы - 2012» ярышлары узды. Анда 20 предприятие һәм учреждениеләре, 23 гомумбелем мәктәпләре командалары катнашты.
Киеренке бәйгедә «Азнакайнефть» идарәсе командасы - беренче, мәгариф идарәсе командасы - икенче, ә «Водоканалсервис» филиалы Азнакай ПТС командасы өченче урынга чыкты.
Бу көнне оешма-предприятиеләр җитәкчеләре дә чаңгыга басып, VIP-узышта көч сынашты.
Якшәмбе көнне массакүләм узышларда район мәктәпләре командалары көч сынашты. Киеренке бәйгедә Актүбә 1 нче урта мәктәбе командасы - беренче, Азнакайдагы 4 нче урта мәктәп спортчылары - икенче, Актүбә 2 нче урта мәктәп исә өченче урынга чыкты. Авыл мәктәпләре арасында Чалпы мәктәбе беренчелекне, Әсәй мәктәбе икенче, ә Җиңү поселогы командасы өченче урынны яулады.
Ярышның иң яшь катнашучылары Руслан Салимов һәм Алсу Сабировага нибары 8 генә яшь, ә чаңгы яратучы иң өлкән спортчы инде 70 яшен тутырган «Бурение» ҖЧҖ ПБР ветераны Нәсим Зарипов булып чыкты.
Баш хөкемдар Ф.Фәрхетдинов ике көн дәвамында ярышларның тәртибен күзәтеп барды.
Нет комментариев