Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлкәй авылы халкы яңа һөнәр үзләштерә

Авыл мәдәният йортында ротангтан кәрзин-кашпо үрү буенча мастер-класс узды.

Әлкәйдә тынгы белмәс, уңган-булган, һәр нәрсәгә оста халык яши. Чараларның да әле берсен, әле икенчесен уздырып кына тора авыл уңганнары. Бу көннәрдә алар янә яңа һөнәр үзләштерергә керештеләр: ротангтан кәрзиннәр, кашполар үрәләр!

Мәдәният йортында авыл халкы өчен Гүзәлия һәм Айдар Нургалиевлар мастер-класс үткәрде. Алар катнашучыларны кашпо үрүнең нечкәлекләре, материал сайлау, форма бирү һәм бизәү серләре белән таныштырды. Очрашу барышында һәркем үз куллары белән матур һәм зәвыклы эшләнмә ясап карый алды.

Аеруча дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе Гүзәлия ханымның махсус хәрби операциядә һәлак булган егетебезнең әнисенә үз куллары белән үрелгән матур гөл чүлмәген бүләк итүе булды. Бу гамәл залдагыларның йөрәгенә үтеп керде.

«14–24 февраль көннәрендә мәдәният йортында Нургалиевлар гаиләсенең кул эшләреннән күргәзмә эшләячәк. Авыл халкы һәм кунаклар анда оста куллар тудырган матур эшләнмәләр белән якыннан таныша ала», - ди авыл мәдәният йорты директоры Светлана Зиннурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев