Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә картлар йортында Өлкәннәр көнен бәйрәм иттеләр

Бүген Актүбә бистәсендә урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.

Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашып, интернатта яшәүче апа-абыйларны Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итте.
– Биредә язмыш сынауларына бирешмичә алга барган, көчле рухлы кешеләр яши. Киләчәктә дә исән-сау булыгыз, бердәм гаилә булып, шулай матур итеп яшәргә язсын, – диде район башлыгы.
 Картлар йортына ул телевизор һәм принтер бүләк итте. Татлы күчтәнәчләр өчен дә өлкәннәр бик рәхмәтле булып калдылар.
Шәһәр Советы депутаты Владимир Попов, Актүбә бистәсе җитәкчесе Александр Севостьянов та  өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләп, аларга изге теләкләрен җиткерделәр. 
Бәйрәм чарасы Актүбә үзешчәннәренең чыгышлары белән үрелеп барды.  Гомумән, интернат-йортта һәр бәйрәм шулай зурлап үткәрелә, чараларда биредәгеләрнең, нигездә, барысы да катнаша, диләр оештыручылар.
– Һәрдаим район җитәкчелегенең, министрлыкның, нефтьчеләрнең, депутатларның, хәйриячеләрнең ярдәмен тоеп яшибез. Ел саен төзекләндерү эшләре алып барыла. Әле  бүген биредә яшәүчеләр өчен көнкүреш хезмәт күрсәтү бүлмәсе дә ачтык. Анда җиһазлар сатып алуда иганәчеләрнең ярдәме зур булды. Гарнитур куелды, җиһазларыбыз да бар, инде хәзер телевизорлы да булдык. Әлеге бүлмәдә биредә яшәүчеләребез үзләре үк пешеренә дә алачак , – ди картлар һәм инвалидлар йорты директоры Венера Баландина.  
Билгеле, үз эчеңдә генә кайнау ул кадәр үк күңелле булмас иде. Бирегә волонтерлар, мәдәният йортларыннан артистлар, кунаклар килеп, аларны туган көннәре, бәйрәмнәр белән тәбрикләп киткәч, өлкәннәрнең җанына җылы йөгерә, кайгы-сагышлары онытылып китә. Алай гына да түгел, алар үзләре дә экскурсияләргә, мәдәни чараларга еш йөриләр, спорт ярышларында да катнашалар икән. 
Тумышы белән Бөгелмә районыннан булган 74 яшьлек Рита Журавлеваның Актүбә инвалидлар һәм картлар йортына килүенә ике ел. Төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр дә яулаган.
– Бик матур, рәхәт яшибез. Төрле түгәрәкләр эшли, шунда йөрибез. Үзем китаплар укырга яратам. Бигрәк тә шигърит күңелемә якын, кайчак әле үзем дә кулга каләм алам, – ди ул. 
 Актүбә картлар һәм инвалидлар йортында бүген 105 кеше яши, аларның 84е – беренче һәм икенче төркем инвалидлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев