Ак әбиебез котлаулар кабул итте
Районыбыз җитәкчеләре, хезмәттәшләре, балалары Абдуллина Тәслия Хаҗи кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Тәслия Хаҗи кызы 1935 елда Әгерҗе авылында өченче бала булып дөньяга килә. 1955 елда Габдулгазиз Абдулловичка кияүгә чыгып, өч бала: Бәхия, Әлфия, Таһирны тәрбияләп үстерәләр. Тәслия Абдуллина гомер буена Азнакай хакимиятендә җыештыручы булып эшләп, лаеклы ялга чыга.
Бүгенге көндә балалары кияү-киленнәре тәрбиясендә яши. Ул 7 онык, 14 оныкчыкның яраткан әбисе дә. Юбилярны Азнакай районы башлыгы урынбасары Роза Галеева, хакимиятнең ветераннар советы рәисе Рәмилә Әхмәтова, 2 нче ТОС җитәкчесе Гөлфия Шәрәфетдинова, хезмәттәше Венера Сәлимова, балалары тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Роза Алмас кызы район башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән Рәхмәт хатын тапшырды һәм иңнәренә шәл япты.
«Шәл сезнең иңнәрегезне җылытып торсын! Гомер буе фидакарь хезмәт куйган ак әбиләребез моңа лаек», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев