Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЖУРНАЛИСТИКА МӘКТӘБЕ

КҮҢЕЛ КАЙТАВЫЗЫ

Май. Шимбә иртәсе. Салкынча. Кояш әле уянып җитмәгән, күрәмсең. Бар җиһан тын гына сулыш ала кебек. Үзгәрешсез, тыныч мизгелне озакка сузасы килә. Әмма күңел түрендә тонык, аңлатып булмаслык тойгы кузгала… Ул сине кайчандыр йөрәккә якын булган урыннарга әйди.

Мин скәмиядә утырам. Тиздән дәресләр башлана, әмма керәсе килми. Монда рәхәт. Аяз күк йөзендә болыт әсәре дә юк.

Бөтен дөнья яшеллеккә күмелгән. Якында гына сирень чәчәк ата. Аның хуш исе күңелнең иң нечкә кылларына кагыла. Агачлар салмак кына шаулап торалар. Алар да, әйтерсең лә, шул исләрдән хозурланалар. Табигатьнең бу сафлыгы, тынычлыгы, матурлыгы мине уйларымда туган авылыма алып кайта.

Ээх, хәзер авылда, бакча башында хозурланып йөрисе иде. Инде дистә еллар тапталган сукмак аша атлаудан да ләззәтлерәк мизгел бармы ул? Шушы сукмактан син, синең әтиең, дәү әтиең, бабаң, хәтта бабаңның бабасы да йөргән. Ул вакытлар нинди булган? Нәрсә уйлап барганнар икән? Тормышның авырлыгынмы, әллә алар да күтәренке күңел белән узганнар микән?  Кызык.

 Дәү абый белән кыр әйләнәсе, җиләккә, Марат күленә барасы иде. Аның чисталыгыннан, зәңгәрлегеннән тагын хушны югалтасы килә. Зөлфия сеңлем белән көлешеп, уйнап, шаярып, дәү абыйның кызыктан кызык әкиятләрен, тормыш хәлләрен тыңлап, бар дөньяны онытып торасы иде. Чокыр астында элек елга булганын, ә хәзер суның кибеп бетүен тагын туксан тапкыр ишетәсе иде Ләкин анда, чокыр астындарак иң баллы җиләкләр үсә, хәтта заманында кемдер кура җиләген дә утырткан. Тәмле. Телең йотарлык.

Шул кадәр таныш, йөрәккә, җанга якын урыннар. Күзгә яшьләр килә. Ничек һәр көнне иртә белән дәү әти белән дәү әнинең мине үләнгә тачкага утыртып алып барганнары истә. Алар үлән чапса, мин туйганчы җиләк ашый идем. Аланда җәй иртәсе аеруча матур, саф.

 Авылга кайтасы килә. Шушы көрән төсле скәмиядә мәчеткә карап, хозурланып  утыру, әлбәттә, ямьле, рәхәт, ләкин авылда яшел чирәм арасында, хуш исле әрекмәннәр, әремнәр арасында булу – бер нәрсә белән дә чагышмый.

Автор: Шаһиева Әлфия, 4 курс, Россия Ислам Институты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев