Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Светофор кисәтә!

Амелия Солтанова, Зур Сукаеш авылы башлангыч мәктәбенең юл хәрәкәте яшь инспекторлары отряды члены

7 нче май көнне без, Зур Сукаеш авылы башлангыч мәктәбендә юл хәрәкәте яшь инспекторлар отряды членнары,  1 сыйныфка әзерлек төркеме балалары белән балалар бакчасында  "Светофорның өч күзе" дигән темага  кызыклы, файдалы чара үткәрдек. Кечкенә дусларыбызга светофор төсләренең нәрсә белдерүен, юлны аркылы чыкканда дөрес итеп хәрәкәт итәргә кирәклеген  аңлаттык. Өч төстән торган светофордан тыш юлны аркылы чыкканда  башка төрле электрон җайланма да бар икәнен  әйтеп уздык. Гарипова Эллария, Якупова Мәрьям һәр сорауга төпле җавап бирделәр, афәрин! Балаларга юлны аркылы чыкканда һәрвакыт сак, аеруча игътибарлы булырга кирәклеге турында кисәттек. Бу чарада кечкенә дусларыбыз  башка юл хәрәкәте билгеләре белән дә таныштылар. Үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Әлеге чара ахырында әзерлек төркеме укучылары юл хәрәкәтендә карата табышмакларга җавап  эзләделәр. Өй эше итеп, аларга матур итеп светофор рәсеме ясарга тәкъдим  ителде.

Әлеге очрашу бик җанлы, күңелле һәм матур үтте. Киләсе файдалы чарабыз җәйге каникулларда юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен үтәүгә багышлап узачак.

Юл хәрәкәте яшь инспекторлар отряды членнары Платонова Сафияга, Платонов Илья һәм Солтанова Амелиягә зур рәхмәт белдерәбез. Һәммәбезгә имин юллар, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев