Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Шоферга хат

Чубар-Абдул гомуми белем бирү мәктәбенен яшь корреспонденты Махмутов Салават.

Мин, Махмутов Салават, Чубар-Абдул урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем алам. Мәктәбебездә эшләп килүче «Яшь юл хәрәкәте инспекторлары» түгәрәгенә йөрим. Түгәрәктә без юл кагыйдәләрен, беренче ярдәм күрсәтүне өйрәнәбез, практик дәресләр вакытында үзебезнең белемнәрне сынап карыйбыз. Үзебез генә өйрәнеп калмыйбыз белгәннәрне кечкенәләргә дә өйрәтәбез. Шулай ук без бик күп акцияләрдә катнашабыз.

Миңа бигрәк тә «Шоферга хат» акциясе ошый. Хатны язар алдыннан түгәрәк җитәкчебез Фәсимә Хазиахметовна белән бергәләп җыелып киңәшләшәбез, планлаштырабыз, нинди мәсьәләләргә игътибар итәргә кирәклеге хакында уйлашабыз. Бергәләп шоферларга хат язабыз, язган хатларны укыйбыз, отышлырак эчтәлеклеләрен хат итеп формалаштырабыз. Менә бер хатнын фотосүрәтен  сезгә дә тәкъдим итәм.

Хатларны урамда йөрүче машина шоферларына, рульдә йөрүче әти-әниләребезгә бирәбез. Юлларда игътибарлы булырга, юл кагыйдәләрен бозмаска өндибез. Алар хатларны алгач  ачып укыйлар, үзләренең киңәшләрен әйтәләр. Эшчәнлегебездә уңышлар теләп, юлда йөргәндә җәяүлеләргә кагылышлы кагыйдәләрне истән чыгармаска, аларны үтәргә кирәклеге турында искәртәләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев