Сарлы яшь инспекторлары юл хәрәкәте иминлеген саклый
Сарлы урта мәктәбенең юл хәрәкәте иминлеген саклаучы яшь инспекторлар хэбәрчесе Избасарова Ясминә
Мин Сарлы урта мәктәбенең «Светофор» исемендәге юл хәрәкәте иминлеген саклаучы яшь инспекторлар берләшмәсенә йөрим. Берләшмәдә 10 укучы шөгыльләнә.Без юл кагыйдәләре теориясен өйрәнеп, шул белемне практикада кулланабыз. Юл иминлеге буенча акцияләрдә катнашабыз. Балалар һәм өлкәннәр арасында пропаганда эше дә алып барабыз. Велосипедта фигуралы йөрү, беренче ярдәм күрсәтү, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен белү — без өйрәнгән темаларның иң мөһиме.
Без, яшь инспекторлар, юл хәрәкәте иминлеге буенча конкурсларда катнашып, җиңүләр яулыйбыз. Мондый бәйгеләрдә беренче ел гына катнашуыбыз түгел. Һәр елны апрель аенда «Имин көпчәк» («Безопасное колесо») конкурсының муниципаль этабы уза. Ярышларга әзерләнү өчен мәктәптә төрле җайланмалар бар. Җитәкчебез Алсу Зөфәр кызы җитәкчелегендә бу ярышка бик ныклап эзерләнәбез. Безнен команда җиңеп, Әлмәт шәһәренә зона этабында катнашып хәтта призга велосипед алганыбыз да бар! Бу җиңү безнең өчен бик зур дәрәҗә! Әлеге велосипед белән без киләсе бәйгедә фигуралы йөрү сынавын үтәргә өйрәнәбез.
Юл хәрәкәте иминлеге таләпләрен аңлату өчен отрядыбыз белән төрле акцияләргә чыкканда, өлкәннәр кайвакыт аптырашта кала. Алар өчен урамда балалар белән мөһим темаларга әңгәмә кору ят тоела. Игътибар белән тыңлаучылар да, китеп баручылар да бар. Югыйсә, акцияләр балаларның һәм өлкәннәрнең дә иминлеген тәэмин итү өчен үткәрелә. Барыбыз да юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев