Сәпәйлеләр юл кагыйдәләрен белеп үсә
Сәпәй мәдәният йортында балалар өчен «Сөйләүче билгеләр» дигән уен программасы үткәрелде
Мавыктыргыч формада оештырылган әлеге чара юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту нигезләре белән таныштыруга юнәлдерелгән иде.
Ул интерактив әңгәмәдән башланып китте, аның барышында балалар юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм юлларда барлыкка килә торган ситуацияләр турында фикер алыштылар. Юл билгеләренең әһәмиятенә һәм аларның иминлекне тәэмин итүдәге роленә аерым игътибар бирелде.
«Балалар викториналарда рәхәтләнеп катнаштылар, юл куркынычсызлыгы темасына табышмакларга җаваплар таптылар һәм гамәли биремнәрдә белемнәрен күрсәттеләр. "Сөйләүче билгеләр" уен программасы балаларның игътибарын юл куркынычсызлыгы проблемасына җәлеп итү һәм аларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру өчен менә дигән ысул булды», – ди мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Латыйпова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев