Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Канун бозучыларны белеп торсыннар

Эчкән кешегә диңгез тубыктан.

Борынгыларның мәгънәле бу әйтеме кайсы дәвердә дә актуаль. Хәзерге заманда бигрәк тә. Нәкъ менә исерекләр тарафыннан кылына да инде күпчелек юньсезлекләр, күңелсез хәлләр. Руль артына эчеп утырган шоферлар да еш кына мондый вакыйгаларның сәбәпчеләре булып тора. Алар аркасында ел саен дистәләрчә юл фаҗигасы була. Азнакай шәһәр судында узган “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе шушы актуаль темага багышланды.

Сөйләшүдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу белән бәйле эшләр караган җәмәгать судьялары, хокук сагы органнары хезмәткәрләре, районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе әгъзалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Аны шәһәр суды рәисе Илдар Шәрифуллин алып барды.

Эшлекле очрашуда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу белән бәйле эшләр, аларны карау тәртибе һәм массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртуда таләп-тәртипләр хакында сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев