Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Юлда җәяүледән дә, машина йөртүчедән дә саклык сорала

Юлларда аварияләр машина йөртүчеләр генә түгел, җәяүлеләр гаебе белән дә килеп чыга.

Ел башыннан республикада җәяүлеләр катнашында 185 авария булган. Аларда 9 кеше һәлак булган, 189ы төрле җәрәхәтләр алган.

–Машина йөртүчеләр җәяүлеләр кичүенә җиткәндә аеруча сак булсыннар, тизлекне киметсеннәр. Җәяүүлеләрне исә юлны бары тик тиешле урыннан гына чыгарга чакырабыз. Башта машинаның тулысынча туктап бетүен көтегез. Киемнәрегездә яктылык кайтаргыч элементлар йөртегез, – ди район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Ренат Гайнетдинов.

Районда юлны тиешле урыннан чыкмаган 48 кешегә беркетмә төзелгән. Җәяүлеләргә юл бирмәгән шоферларның  саны – сигез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев