Юл кагыйдәсен бозган кешене төшергән азнакайлыларга акча түлиләр
Хокук бозу шаһиты булган азнакайлылар бу хакта «Халык инспекторы» кушымтасы аша хәбәр итә ала
Юлларда иминлек мәсьәләсе һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Редакциягә җил тизлегендә очкан, светофорның кызыл төсен санга сукмаган, җәяүлегә юл бирмәгән машина йөртүчеләрдән зарланып шалтыратучылар да бар.
Мондый юл кагыйдәләрен бозу очракларына тап булган кешеләр акча да эшли ала. Кешене “әләкләү” бит бу дияргә ашыкмагыз. Әлеге гамәлләрегез кеше гомерен саклауда ярдәм итә икән, нигә әле хокук бозуны яшереп калдырырга?!
Сүз “Халык инспекторы” системасы турында бара. Телефондагы махсус кушымта аша анда 18 төрле кагыйдә бозу очрагы турында хәбәр калдырып була. Алты бүлек түләүле. Ягъни җиде бүлекнең берсендә күрсәтелгән юл кагыйдәсен бозуны төшереп җибәргән кешегә, мәгълүмат Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан тикшерелеп, аның дөреслеге расланган очракта, акча түләнә.
Билгеле бер таләпләр дә бар. Мәсәлән, видеоның озынлыгы 30 секунд булырга һәм ул турыдан-туры хокук бозу вакытында төшерелергә тиеш. Түләүләр килсен өчен кушымтага кергәндә телефон номерыгызны һәм банк картасын да күрсәтергә онытмагыз.
Нинди хокук бозулар өчен акча каралган?
– иминлек каешын эләктермәгән машина йөртүче яки мотошлем кимәгән мотоциклчыны төшергән видео өчен – 300 сум;
– светофорның кызыл утына чыккан йөртүчене төшергән өчен – 300 сум;
– стоп-линия алдына туктау таләбен бозучы төшерелгән видео – 230 сум;
– каршы як полосага яки каршы як юнәлештәге трамвай юлына чыккан шоферны төшергән өчен – 1440 сум;
– җәяүлене үткәрмәгән йөртүче төшерелгән видео – 435 сум;
– хәрәкәт вакытында шоферның телефон куллануын төшергән видео – 435 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев