Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Исерекләргә җәза катгый

Азнакай районы җәмәгать судьялары исерек хәлдә машина руле артына утырган шоферларга карата хөкем карарлары чыгарды.

А. Собханкулованы район ЮХИДИ хезмәткәрләре 25 июньдә Сәпәй авылында туктаталар. Тикшерү барышында хатын-кызның исерткеч эчемлекләр кулланган булуы ачыклана.

Судта ул үзенең гаебен таный, үкенүен белдерә. Р. Григорянны хокук сакчылары шәһәрнең Ленин урамында эләктерәләр. Ул суд утырышына килеп тормый.

Җәмәгать судьялары карары белән алар административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 30000 сум күләмендә штраф салынды. Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш рульга утырган шоферлар шулай ук ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев