Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Исерек килеш руль артына утырган дүрт азнакайлыны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр

Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе хезмәткәрләре үзенең машинасында шәһәребезнең Лобачевский урамы буйлап барган О.Берсеневаны туктата.

Документларын караганда хокук сакчылары  исереклеккә тикшерү үтәргә кирәклеге турында да әйтәләр. Әмма шофер баш тарта. РФ Административ хокук бозулар турында кодексы 12.26 маддәсенең 1 нче часте нигезендә аңа беркетмә төзелә. Гаебе булса да, ул суд утырышына да килми.

И.Латыйповны инспекторлар 23 августта туктаталар. Алкотектор аның канында 1,082 мг/л алкоголь булуын күрсәтә.  

4 август көнне төнге өчтә машина белән идарә иткән Н.Фатыхова да хокук сакчылары игътибарыннан читтә калмый. Судка ул эшне үзеннән башка карауларын сорап гариза яза, административ хокук бозуда гаебен таный, беркетмә белән килешә.

8 октябрьдә иртәнге якта «ВАЗ» машинасы руле артында утырган И.Ибраһимов та салмыш хәлдә була. Суд утырышында катнашкан машина йөртүче үзенең гаебен таный.

Җәмәгать судьялары ике шоферга карата да закон нигезендә каралган җәза бирде. Исерек килеш руль артына утырган ике шоферга да 30  мең сум штраф түләп, ел ярым җәяү йөреп торырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев