Исерек килеш руль артына утырган азнакайлыны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Исерек килеш руль артына утырган азнакайлыны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр

Атна саен район инспекторлары “кулына” алты-җиде исерек шофер эләгә

Салмыш хәлдә руль артына утырган И.Арсланова да юл иминлеге сакчыларына эләгермен дип уйладымы икән? Тикшерү барышында аның канында 1,294 мг/л алкоголь булуы ачыклана. Судка чакыру алган ханым утырышта үзе дә катнаша. Җәмәгать судьясы бөтен булган фактларга һәм беркетмәләргә нигезләнеп, РФ Администра­тив хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсе, 1 нче өлеше буенча аны гаепле дип таба һәм  45 мең сум күләмендә штрафка тар­ту, ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгара.

 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев