Исерек килеш руль артына утырган азнакайлыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр
Азнакай районы җәмәгать судьялары исерек хәлдә машина руле артына утырган шоферларга карата хөкем карарлары чыгарды.
Р.Ризатдиновны Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе хезмәткәрләре Хәсәншина урамында туктаталар. Исереклек билгеләре булса да, шофер тикшерү узудан баш тарта. Әмма моның белән генә җәза алудан качып булмый, шунда ук административ хокук бозу турында беркетмә төзелә.
С.Кашаповны хокук сакчылары Радищев урамында төнге якта эләктерәләр. Алкотектор ярдәмендә аның канында 1, 415 мг/л спирт булуы ачыклана.
Җәмәгать судьялары карары белән машина йөртүчеләр административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 30 мең сум күләмендә штраф салынды. Алар шулай ук ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан да мәхрүм ителделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев