Игътибар! Азнакайны урау юлы вакытлыча ябыла
1 майдан Азнакай шәһәрендә транспорт хәрәкәтенә бәйле мөһим үзгәрешләр көтелә. Төбәк әһәмиятендәге «Азнакай урау юлы» автомобиль юлы вакытлыча ябылачак.
Чикләүләр юлның 1 нче километрыннан 3,6 нчы километрга кадәрге өлешендә (9 нчы мәктәп янындагы светофордан алып элекке Ритэк ягулык станциясенә кадәр) капиталь ремонт эшләре башкарылу белән бәйле.
Юл хәрәкәтендә катнашучылардан маршрутларын алдан планлаштыру сорала. Машина йөртүчеләргә шәһәрне урап үтү өчен альтернатив маршрутлар тәкъдим ителә һәм алар гомуми кулланылыштагы Азнакай – Тымытык – Күктәкә, Азнакай – Дүсем һәм шәһәрнең урам-юл челтәре аша башкарылачак.
Күчкәйтау микрорайонына керү вакытлыча рус зираты аша оештырыла.
Юл 2026 елның 31 августына кадәр ябылып торачак дип планлаштырыла. Милли бәйрәмебез Сабантуй чорында юл участогы вакытлыча ачылыр дип көтелә.
Төзекләндерү эшләре «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында алып барыла.
Фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев