Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Чалпы яшь юл хәрәкәте инспекторларының эшчәнлеге

Сәйфетдинова Тамчыгөл, ЮИД отрядының яшь хәбәрчесе

Чалпы авылы гомуми урта белем бирү мәктәбендә «Светофор» дип исемләнгән яшь юл хәрәкәте отряды эшләп килә. Без, әлеге отрядның актив вәкилләре. Безнең отряд җитәкчесе Җәүһәрия Заһидулловна белән берлектә без иң элек узебез юл йөру кагыйдәләрен өйрәнәбез, аннары аны мәктәптәге башка укучыларга да төрле формада җиткерәбез. Конкурсларда катнашабыз, сканвордлар, кроссвордлар чишәбез, социаль акцияләр үткәрәбез, агитбригада белән чыгыш ясыйбыз. Безне ЮИД итеп танысыннар өчен үзебезнең махсус киемнәребез дә бар. Аны кигәч без үзебезне чын юл хәрәкәте инспекторлары итеп тоябыз.

Үзебезнең белемнәрне тагын да тирәнәйтү максатында безнең отряд Азнакай балалар иҗат үзәгендә ЮИД отрядлары район слетларында, стартовый сборларда,  «Безопасное колесо» бәйгесендә катнашабыз.

Авылыбызның балалар бакчасы белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Күптән түгел  «Чулпан» балалар бакчасына  кунакка кердек. Нәни дусларыбызга юл йөрү билгеләрен аңлаттык, шигырьләр сөйләдек, уен коралларында такмаклар җырладык, бергәләп уеннар уйнадык, уенчыклар бүләк итеп, балаларны сөендердек. Нәни дусларыбыз безгә юл кагыйдәләрен  үтәрбез дип сүз бирделәр.

Әгәр дөньяда һәр кеше дә юл йөрү кагыйдәләрен дөрес итеп үтәсә юл-транспорт һәләкәте  азрак булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев