Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайлылар, исерек шоферга тап булсагыз, хәбәр итегез!

Кышкы юллар болай да тайгак, карлы-буранлы булуы белән куркыныч.

Ә инде юлыңда исерек машина йөртүчеләр дә килеп чыкса, монысы, гомумән, фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Шуңа да бу бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләсе булып тора. Газетабыз, сайтыбызда бу хакта һәрдаим яктыртып, кисәтеп торсак та, юл хәрәкәте вакыйгаларында исерек шоферлар гаебе белән фаҗигале хәлләр гел булгалап тора. Азнакай ЮХИДИ хезмәткәрләре бу нәүбәттән кешеләрнең үзләренең дә уяу булуын сорый. Әгәр машинага эчкән хәлдә утырган кешегә тап булсагыз, бу хакта @GIBDD_Aznakaevo_Bot - телеграм каналында хәбәр калдыруыгыз сорала. Бары тик бердәм булганда, бергәләп көрәшкәндә генә юлларда исерек шоферлар санын киметеп, фаҗигаләрне булдырмый кала алырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев