Азнакайда юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча профилактика чарасы үтте
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча профилактика чарасы үтте

“Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлек начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина  4 нче лицейның яшь инспекторлары белән берлектә,  балаларда урамда һәм юлларда үз-үзләрен дөрес, ягъни куркынычсыз тотышын ныгыту буенча  профилактикалау чарасы уздырды.

Урамда алар җәяүлеләргә белешмәләр тараттылар, яктылык кайтаргыч элементларны тагып йөрү буенча киңәшләр бирделәр.


Нет комментариев