Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда машина бәрдергән җәяүле һәлак булган

Алган тән җәрәхәтләреннән 45 яшьлек ир-ат һәлакәт урынында ук вафат була.

Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, кичә 21.20 сәгатьтә Азнакайдан Бөгелмә шәһәре юнәлешендә хәрәкәт иткән 24 яшьлек “Лада Калина” машинасы шоферы юл кырыннан барган 1977 елгы җәяүлене бәрдерә. Авария “Транснефть” оешмасы тирәсендә була. 

- 45 яшьлек ир-ат юл йөрү кагыйдәсен бозып, машина хәрәкәт иткән юнәлеш буенча барган. Караңгыда яктылык кайтаручы элементлары да булмый, - ди район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Александр Лаврентьев. 

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә авыр тән җәрәхәтләре алган җәяүле урында ук вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев