Шофер иминлек каешын да эләктермәгән була.
Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 28 июньдә Югары Стәрле авылы юлында авариягә очраган 1975 елгы машина йөртүче исә исерек килеш рульгә утырган. Югары тизлектә барган ир-ат идарәне югалта һәм юл кырына чыгып очып, әйләнә. Шофер иминлек каешын да эләктермәгән була. Тән җәрәхәтләре алган шофер һәм 3 яшьлек бала сырхауханәгә җибәрелә.
Нет комментариев