Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда исерек һәм йөртүгә хокуксыз машина хуҗасы җәзага тартылды

 Юл куркынычсызлыгы инспекторлары машина йөртүче И.Вәлиевны шәһәребезнең Җәлил урамында төн уртасы җитеп килгәндә тоткарлый.

Һәм юкка гына түгел: руль артына ул исерек хәлдә утыра, җитмәсә, машина йөртүгә хокукы да булмый. Әнә шулар ачыкланып,  аңа карата урында беркетмә тутырыла.

 Судта И. Вәлиев үз гаебен тулысынча таный, “В” категорияле йөртү таныклыгы булмавын да әйтә. Беркетмәдә язылганнар һәм кагыйдә бозучыны тыңлаганнан соң, машина йөртүгә хокукы булмаган һәм исерек хәлдә идарә иткән өчен аңа карата административ хокук  бозу турында РФ Кодексның 12.8 маддәсе нигезендә административ җәзага тарту турында карар чыгара. Шул рәвешле, И.Вәлиевка 10 тәүлеклек административ арест билгеләнә.

Хөкем карары законлы көченә әле кермәгән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев