Азнакайда “Игътибар – балалар!” акциясе үтте
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда “Игътибар – балалар!” акциясе үтте

“Игътибар – балалар!” операциясе кысаларында район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Александр Лаврентьев һәм “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлеге җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина 9 нчы мәктәп укучылары белән очраштылар.

Чарада яшь юл инспекторларының агитбригадасы да чыгыш ясады.

Соңыннан чарада катнашучылар “Тизлекне киметеп, гомерне саклыйбыз!” исеме астында флешмоб та оештырдылар.


Нет комментариев