Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайлыларны юлларда сак булырга чакыралар

Каникуллар – барлык укучыларның иң яраткан вакыты.

Балалар бу вакытта күпчелек вакытларын урамда үткәрәләр, бу чорда юл-транспорт һәлакәтенә очрау куркынычы да берничә тапкыр арта.

Бу чорда балаларның төп транспорты велосипедка әйләнә.

– Юллардагы аварияләр шоферлар гына түгел, җәяүлеләрнең дә игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыга, – ди район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Ренат Гайнетдинов. – Алда – каникуллар. Бу чорда балалар күпчелек вакытларын урамда үткәрәләр. Иминлек мәсьәләсен дә онытырга ярамый. Ата-аналар юл кагыйдәләре турында алдан ук кисәтсеннәр иде. Киемнәргә яктырткыч элементлар кую да сорала. Юлны да җәяүлеләр юллары булган урыннардан гына чыгу сорала. Велосипедта йөргән вакытта да игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Хәрәкәт вакытында кулларыгызны ычкындырып йөрмәгез. Пассажирлар алмагыз, юлны аркылы чыкканда, туктап, велосипедтан төшеп, аны этеп алып чыгарга кирәк. 16 яшькә җитмәгән балаларга скутер руле артына утырырга ярамый. Аннан өлкәннәр исә “М” категорияле йөртү таныклыгы булганда гына скутер белән идарә  итә ала. 1 марттан Юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр керде. Хәзер анда шәхси мобиль чарасы дигән аерым төшенчә бар һәм электр самокатлары транспорт чарасы булып исәпләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев