Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайлылар бердәм булып кар чистартырга чыктылар

Бу ел карга бай булды. Бураннары белән бурый-бурый ява да китә, ява да китә

Кар көртләре машиналарга гына түгел, тротуарлардан йөрүче җәяүлеләргә дә зур комачаулык тудыра. Әмма күршеләр аптырап калмадылар. Шунда ук эшкә дә тотындылар.

— Мин яши торган йортның идарәчел компания төркемендә кешеләр карлы юллар, тротуарлардан зарландылар. Мин тоттым да инициативаны үз өстемә алдым. «Кардан чистарту коллегиясе» төркемен булдырдым. Битараф булмаган күршеләрем миңа кушылдылар. Җыелу урынын, кар чистарту эшләре оештыру турында сөйләштек, — ди волентер Регина.

Төркемдә катнашучы башлап йөрүчеләрнең берсе — Азнакай шәһәре башкарма комитетының әйдәр белгече Ләйсән Вахитова. Ләйсән бу фикер белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов белән бүлешә. Ул үз чиратында бу изге эштә катнашырга теләк белдергән һәркемне көрәкләр, башка кирәк яраклар белән тәэмин итә.

Волонтерлар арасында шәһәр балалар бакчалары мөдирләре дә була. Алар Болгар урамы аллеясын, Р. Ишкәев исемендәге балалар паркы сукмакларын, Гурьянов
урамына керү юлын һәм башка урыннарны кардан чистарталар. Исәпләре: алга таба да туктап калмау, эшне дәвам итү. Афәрин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев