Азнакайга юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары җыелды
Шәһәр Балалар иҗаты үзәгендә узган районкүләм чарада юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр катнашты
Шәһәр Балалар иҗаты үзәгенә районыбызда эшләп килүче юл хәрәктенең яшь инспекторлары отрядлары җыелды. Бүген безнең районда 564 баланы берләштергән 31 ЮИД отряды исәпләнә. Алар үзләренең эшчәнлекләрен 22 мәктәптә алып баралар.
Юл хәрәкәтенең яшь инспекторларын “Юл хәрәкте иминлеге” учреждениесенең Азнакай районында профилактика бүлеге җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина, мәгариф идарәсе методисты Елена Бойчук сәламләделәр һәм пропаганда эшендә уңышлар теләделәр.
Җыелышта узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, иң актив отрядлар һәм аларның җитәкчеләренә бүләкләр тапшырылды.
Тымытык мәктәбендә эшләп килүче ЮИД отряды җитәкчесе Гүзәл Гарипова “Юл хәрәкәте иминлеге буенча иң яхшы педагог” республика бәйгесендә өченче урынга лаек булган иде. Гимназия ЮИД отряды җитәкчесе Идиятова Ләйсәнә “Иң яхшы ЮИД отряды һәм җитәкчесе” район бәйгесендә җиңү яулаган иде. Аларга Альмира Сәгъдәтуллина махсус приз – велосипедлар тапшырды.
Узган уку елында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау эшчәнлегенә керткән өлешләре өчен Байкина Г.Ф. (1 нче мәктәп), Сабирова А.Р. (2 нче мәктәп), Галиева Г.А. (9 нчы мәктәп), Гарипова Г.С. (Тымытык мәктәбе) Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Соңыннан агымдагы уку елына яңа бурыч-максатлар билгеләнде, ЮИДчылар үзләрен тематик уеннарда сынадылар. Иң активларга бүләкләр дә әзерләнгән иде.
Рузилә Габдрахманова, Азнакай районында ЮИД отрядларының кураторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев